Мәскәүдә хәтер көне - NDP VATAN - TURAN-SAM : TURAN Stratejik Ara?t?rmalar Merkezi - http://www.turansam.org









Мәскәүдә хәтер көне - NDP VATAN
Tarih: 19.10.2009 > Kaç kez okundu? 5093

Paylaş


15-нче октябта Мәскәүдә, ХД “Ватан” фиркасы мәскәү татарларын Әсәдулла йортында җыеп хәтер көне үткәрде. Бер утызлап милләттәшләребез килгән иделәр хәтер көнендә хәтерләрне яңарту җыенына. Кичәне ачып җибәрде Мохаммәт Миначев, кичәдә 12 кеше чыгыш ясады, берничә җыр яңгырады кичәдә. Шушы Хәтер кичәсе узды шундый шигарь астында:



ЮК! БЕЗ МӘҢГЕ КОЛ БУЛМАБЫЗ!



Мин үземнең чыгышымда (Казанны алу вакыйгаларына тукталып тормыйча, чөнки шушы вакыйга инде һәр милләттәшкә билгеле дип саныйм) игтибар итем дәүләтебезне югалту татар милләтен коллыка дучар иткәнлегенә. Бүгенгесе көнне һәр татар кешесе, кайда гына яшәмәсен, милли изү астында инде 457 ел көн күрә һәм аның бүгенгесе көндә чиге күренми шикелле. Шулайда дөня гель бер урында гына тормый, һәр чак үзгәреп тора, хәзердә шушы үзгәрешләрне без күзәтәбез. Шуларда мин әйтер идем төрки-татарларның үз асылларын барлау, ягни мәсәлән гөмүм төрки-татар дине тәңречелекне өйрәнү үрнәкләре. Тәңре динен өйрәнәләр төрекләр, әзәриләр, үзбәкләр, казахлар, киргизлар, татарлар һәм башка төрки халыклары, шушы омтылыш юкка гына түгелдер шәт.

Безнең дәүләтебезне югалту тарихта беренче түгел икән, карасаң шушы хәл булган безнең ерак бабаларыбыз заманында моннан 2800 еллар элек. Безнең бабалар дәүләтен яулап алган булган кытайлар. Шушы кытайларга буйсынып яшәү барган 500 ел, шушы хәтле вакыт эчендә инде күбесе төрки бабаларыбыз-әбиләребез кытайлашып беткәннәр, кытай телен үзләштереп, кытай гадәтләре белән, ирләребез кытай хатын-кызларына өйләне, хатын-кызларыбыз кытай ирләренә киәүгә чыгы, катнаш гайләләр корып, тәмам кытайча яши башлаганнар. Менә 500 елдан соң бабаларыбыз арасыннан бер гайрәтле ир үсеп җитә һәм килешми кытайлашуга үз халкының. Батыр кеше була, акыллы кеше була ул, беренче булып уйлап чыгара сызгыра торган уклар, ук атканда сызгырып дошманга барып кадала. Менә шушы сызгыра торган ук, төркиләрнең дошманнарын пошаманга калдыр. Димәк, безнең борынгы бабалар 500 елдан соң үз дәүләтләрен, җирләрен кытайлардан азатландыралганнар, ә без бүген 467-ел дәүләтебезне югалтканга. Тарих гель кабатланып килә дип исбатлыйлар галимнәр кайсылары өйрәнә җәмгыять тормышлары, шулай булганда безгә татарларга да күп калмый к4ол булып яшәү, нибары – 33 ел. Моңа төрле ишарәләрдә бүгенге еөндә күренә диәр идем, шуларның иң мөһиме төрки-татарларның тарихи асылларына кайтарга омтылышлары, борынгы дини тәглимат- тәңречелекне өйрәнүне әйтер идем.

Хәтер дигәннән, андый кичәләр без татарлар аерым-аерым уздырабыз һәр елны, якыннарыбызны ядь итәбез, туган-тумачаларны, кардәшләрне бергә җыеп догалар укыйбыз өстәлләр корабыз, монысы шәхсән хәтерлек. Ә менә Казанны Мәскәү кнәзлеге тарафыннан уалап алу, шушы Хәтер көне бу гөмүм татар халкы-милләте өчен дәүләтебезне югалткан көн, шуңа күрә һәр татарга уртак кайгылы көн булып тора.

Әгәрдә 1552 –нче елда Казанны алган заманда күпчелек безнең әби-бабайлар дәүләтне яклап катнашмаган булсалар, ә инде бүгенге көндә дәүләтебезне югалту көнен һәр төбәктә үткәрергә зарур. Чөнки шушы сыйфат бүгенге көндә безләрне һичшиксез берләштерә, чөнки барыбызның язмышы бер-урта, телебезне мәктәпләрдән закон буенча куып чыгардылар, күпчелек авылларыбызда яшләр калмады, китеп беттеләр, елдан-ел авыл мәктәпләрендә балалар саны кими бара, картлар үлә, авылларыбыз бушап кала бара. Бушап калган авыллар киләчәктә проблемага әйләнеп китүләре бар, карт-корылар гына яшәгән авылга теләсә кем кереп, пенсионерларыбызны талый башлау куркынычы килеп баса. Куркыныч вакытта шәһәрдән ул-кызлары үзләрен яклар өчен килеп өлгерәлмлүләредә бар.

Менә шушы хәлләрне истә тотып Хәтер көнен һәр татар төбәгендә үткәрә башларга кирәк, бер Казан да гына түгел, һәр төбәктә Хәтер көнен башкачарак уздырырга була, тик хәтеребезне яңарту кирәк.

Чыгыш ясаучылар арасында Алмаз Файзуллин, Гаяр Искандяров, Нәзирә Медведева, Нәзифә Кәримова, Рамиль Фехретдино, Альберт кнәз Еникеев һ.б. нибары 12 кеше чыгыш ясады.



А. Файзуллин үзенең чыгышында искәртеп үтте, Хәтер көне Татарстанда рәсми рәвештә билгеләнми һәм аның кирәге дә юк дип. “Менә бит Куликово кыры сугышын Рәсәй дәүләт күләмендә уздырмый бит” дип өстәде. Татар телен саклап калуда гайләләр төп эшне эшләргә тиешләр диде, чөнки татар гайләләре үз вазифаларын милләт алдында үтәми, дип төгәлләде. Быел да Казанда Хәтер көне узды. Анда халык күтәргән проблемнар мәгълүмәт чараларында да күренде. Ул чарага карата реакция бар. Кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый. Ләкин без бу көнне онытырга тиеш түгел. «Бер караганда, әллә кайчангы заманнарда булган ике халык арасындагы бу низагны онытырга да кирәктер бәлки. Ләкин ул вакыйгалар хәтердән китми, нигәдер һаман да күңелне тырнап тора. Бер федератив дәүләттә яшәсәк тә, татар халкы үзенең мәдәни, мәгариф проблемнарын үзе чишәргә тиеш булып кала.

Мәскәүдә кабаланмый, шапырынмый эшләгәндә, татарлар өчен күп нәрсәне чишәргә була. Әле быел тагын бер татар классы ачылды. Туган телне өйрәнергә мөмкинлек бар. Үзебез битараф булмыйк. Менә әйтегез әле, кайсыгыз татар матбугатын алдыра?», дип сорады Алмаз Фәйзуллин.

Залда берәү генә кулын күтәрде, димәк матбугатка язылучылар бөтен Мәскәүгә берәү генә.

Г. Искандяров, чыгышында әйтеп узды, “бабаларыбыз рухына дога кылырга кирәклеге, бабаларыз-әбиләребез рухл.Ник без шушы датаны истә тотабыз? Андый хәлләр булган бит тарихта, мәсьәлән Чыңгыз хан Булгар дәүләтен җимергән, шуннан берни үзгәрмәде. Ә менә Мәскәү кнәзлеге Казанны алу- монысы башка, биредә безнең халыкка йоктылар бүтән законнар, гадәтләр, тормыш шартларын нык начарайтылар, карагыз инде: Явыз Иван заманында 70% татар булган, Петр I – 50%, буген – 4% калды. Шушы урыслашулар хәзер тагын да тизерәк китә башладылар.

Менә Милли Мәҗлес әгъзаларын хөкем итәргә җыеналар, ә ни өчен? Милләтебезне саклап калыр өчен кайгыралар бит! Бу дәүләттә безне ят булып күрәләр. Күренә башлады – без мөстәкыйль булмыйча халкыбыз сакланалми. Әле үткән Референдумның нәтиҗәсен Көнбатыш илләренә тараткан өчен Милли Мәҗлес әгзаларына төрмә яный? Фәүзия ханым Байрамованының саулыгы какшаган. Чаллы больницасын да дәвалынырга аңа куркыныч. Бездән хакимияткә тәкдимнәр булсын: татарлар, яраткан язучыбызның саулыгы өчен борчылып дәваланырга уңай шартлар булдырсыннар иде диеп! Фәүзия ханымны безләргә якларга кирәк, һәм яклау юлларын ачыкларга кирәк.



Нәзирә Медведева сүзен башлады Нәзирә Медведева сүзен Лена Шагыйрьҗан шигыре белән башлап җибәрде:

«Тергезеп торганда гына,

Учаклар дөрләп яна.

Тукайлы, Такташлы иткән,

Телебез кемгә кала?

Шагыйрләр, язучылар борчыла. Ә безнең халык битараф. Бүгенге көн белән яши. Менә монда «Юк! Без мәңге кол булмабыз !» дип язылган. Тагын бит шундый сүзләр дә бар: «Үзенең коллыгы белән риза булганнар икеләтә кол». Ә без ризалашкан, күнгән халык. Нигә бүген халык шулай аз. Кайда безнең зыялыларыбыз? Кеше бит үзенең телен, тарихын, динен белергә тиеш. Ә без концерт булса гына тулып киләбез. Җырлап биеп кенә яшәп булмый бит! Оят билләһи!», диде Нәзирә Медведева.



Нәзифә Кәримова – Мин 16 “Азатлык” Радиосында хәбәрче булып эшлим. Ни өчен матбугатка язылмый бу татар? Бердә аңламыйм үзләрен. Чыгышында шулай ук тукталды Хәтер көнен барча татарларга гөмүм уртак Хәтер көне булырга тиешле дип.

Шушы кичәгә күренекле җырчыбыз Гөлчәчәк Гәлләмова, музыкант-виртоуз Тальгат Хасенов, башкорт курайчысы Ишморат Илбаков. Гөлчәчәк Гәлләмова җырлады ике җыр: Умырзая һәм авыл җыры, Тальгат Хасенов, Гөлчәчәкнең ире рояльдә уйнады, Ишморат Илбаков курайда булышты Гөлчәчәккә һәм аерым Тәфтиләүне уйнады. Хәтер кичәсенә килгәннәр чыгышларын алкышларга күмделәр.

Рамиль Фехретдинов: татарча мин бик якшы белмиме, дип башлады сүзен. Татар матбугатында кирәкле информация юк, татаср тарихы юк, белем бирми, тарихны анда урыс чыганакларыннан күчереп язалар да шуның белән беткән. Татар матбагасы бүгенге татарга кызыклы түгел, дип сүзен тәмамлады.

Альберт кнәз Еникеев, сүзен шулай башлады: Сүлзргә җыенмаган да идем, татарча сүзләрне дә искә төшерергә кирәк әле дип башлады. Тарихка кагылып искә төшерде Еники морзалар язмышын, аларның күпчелеген, 18 гасырда морзалыкларын исбат итә алуларын һәм соңгы елларда чыккан Гали Еникей китапларын.



М. Миначев шушы Хәтер кичәсендә катнашканнарга рәхмәт сүзе әйтте, чакырды бергә булырга, чөнки бергә тупланып кына без үз-үзебезне яклый да-саклый да алабыз диде.

Мәскә, Әсәдулла йорты, 15.10.2009 ел.



























Yorumlar









Aktif Ziyaretçi 35
Dün Tekil 1927
Bugün Tekil 1603
Toplam Tekil 4067737
IP 3.141.35.60






TURAN-SAM PRINTED ISSN: 1308-8041
TURAN-SAM ONLINE ISSN: 1309-4033
Journal is indexed by:





























10 Sevval 1445
Nisan 2024
P
S
P
C
Ct
P
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30


T rk hakanlar ve T rkmen Padi ahlar devlet i lerinde hatunun fikirlerini st n tutar.
(N ZAM L-M LK)


Ekle kar









Anasayfa - Amaç - Hedefimiz - Mefkuremiz - Faaliyetler - Yönetim - Yasal Uyarı - İletişim

Her Hakkı Saklıdır © 2007 - 2023 TURAN-SAM : TURAN Stratejik Araştırmalar Merkezi
Sayfa 2.098 saniyede oluşturulmuştur.

TURAN-SAM rssTURAN-SAM rss
Google Sitemap

"Bu site en iyi mozilla firefox'ta 1280x960 çözünürlükte görüntülenir."

Turan Portal v1.3 | Tasarım TURAN-SAM , Kodlama Serkan Aygün

Turan Nedir?, Bilimsel Dergiler, En popüler Bilimsel Dergi, Endeksli Bilimsel Dergiler, Saygın Bilimsel Dergi, Türk Dünyasının en popüler ve en saygın Bilimsel Hakemli Dergisi, SSCI, SCI, citation index, Turan, Türk Devletleri, Türk Birligi, Türk Dünyası, Türk Cumhuriyetleri, Türki Cumhuriyetler, Özerk Türkler, Öztürkler, Milliyetçi, Türkçü, Turancı, Turan Askerleri, ALLAH'ın askerleri, Turan Birliği, Panturan, Pantürk, Panturkist, Türk, Dünyası, Stratejik, CSR, SAM, Center for Strategical Researches, Araştırma, Merkezi, Türkiye, Ankara, İstanbul, Azer, Azeri, Azerbaycan, Bakü, Kazakistan, Alma-Ata, Astana, Kırgız, Bişkek, Kırgızistan, Özbekistan, Özbek, Taşkent, Türkmen, Türkmenistan, Turkmenistan, Aşxabad, Aşkabat, Ozbekistan, Kazakhstan, Uzbekistan, North, Cyprus, Kıbrıs, MHP, AKP, CHP, TURKEY, Turancılık, KKTC, Vatan, Ülke, Millet, Bayrak, Milliyet, Cumhuriyet, Respublika, Alparslan Türkeş, Atatürk, Elçibey, Bahçeli, Aytmatov, Bahtiyar Vahabzade, Yusuf Akçura, Zeki Velidi Togan, İsmail Gaspıralı, Gaspırinski, Nihal Atsız, Alptekin, Kürşad, Tarih, Kardeş, Xalq, Halk, Milletçi, Milliyetçi, Yürek, Ürek, Türklük, Beynelxalq, Arbitrli, Elmi, Jurnal, Nüfuzlu