ОБРАЩЕНИЕ В СОВЕТ МУФТИЕВ РОССИИ (СМР) - TURAN-SAM : TURAN Stratejik Araştırmalar Merkezi - http://www.turansam.org









ОБРАЩЕНИЕ В СОВЕТ МУФТИЕВ РОССИИ (СМР)
Tarih: 06.10.2011 > Kaç kez okundu? 2560

Paylaş


Әс-сәлам алейкум мөфти галиҗәнәпләре: Мөфти Нәфигулла Аширов, мөфти Мөкаддәс Бибарсов, мөфти Җәфәр Пончаев, мөфти Исмагиль Шәнгәрәев һәм башка мөфтиләр!

Сезләргә мөрәҗәгать итәргә мине этәрде моңа кадәрле татар дөньясында булмаган чиктән тыш хәл. Мин милләтче буларак та, шулай ук мосельман буларак та, татар тарихында әле моңарга кадәрле булмаган, эшкә игтибар итми булдыралмадым, чөнки бу бик мөһим хәл, сезләр шушы хәлләрне ишетеп беләсез дип уйлыйм.

Мәскәүдәге Җәмиг мәчетен җимерү. Бу чынлап та башка сыймаслык хәл. Кайсын кылды Сезнең мөфтиләр Шурасы рәисе – мөфти Равиль Гайнетдин. Ул Сезләрнең башлыгы булып тора инде ялгышмасам 10 еллап артыгы белән. Ул да рәистәш, сезләрдә рәистәшләр булып исәпләнәсез, ялгышмасам, әлә алай ук түгелме, Равиль Гайнетдин сезләрдән югарымы?

Менә шушы Мәскәү Мәчете туктаусыз эшләп килде, хәттә үтә динсезлек чорын кичереп тә, Сталин репрессияләрен дә бу бина исән-имин узды, тик менә “демократия чорын, Сезләрнең башлыгы булган“Равиль хазрәте” чорын үтәлмәде җимерелде… Шулай язуыма ачуланмассыз дип уйлыйм, чөнки Сездә ул не сменяемый зат булып идарә итә күп еллар буе. Сезләр ягыннан бер канәгатсезлек сүзе чыккан булмады шушы еллар дәвамында.

Нәрсә без югалтык, шуны аңлыйбызмы икән? Менә мине борчыган уйлар белән Сезләрне таныштырасым килде, барыбызда татарлар әллә ни ерак китмәгәнбездер бер-беребездән, бер халык бер язмыш дигәндәй.

Менә урысларда бар шундый гыйбәрә: “Архитектура это застывшая в камне эпоха”дигәне, мин бу сүзләрне ишеткән булсамда, әллә ни игтибар бирми идем. Ә хәзер уйлыйм, ә бит бу чынлап шулай. Шушы патша заманында төзелгән татар Мәчете аңлатмыймы татар хәлен уртак дәүләттә? Мәчетнең урыны, аның манарасыз булуы күрсәтмиме, татарларның шушы дәүләттә биләгән урыннарын? Менә бит ничек итеп таш бина акыллы булганнарга күрсәтә кемнең кем булуын Рәсәй дәүләтендә! Тик искә төшерик, кайда урнашкан иде безнең Мәчет? Выползов дигән тыкрыкта, кайсы уйсулык урында, димәк шәһәрнең табигый бер түбән җирендә урын бирелгән Мәчетебезгә? Әле 107 елда безнең Мәчет төзелгән чакта Мәчеттән бер ярты чакрым ераклыкта, хәзерге Гиляровский урамында, калкулыкта, Чиркәү басып тора. Ә шушы Чиркәүдән бераз баргач, уйсулыкта – манарасыз Мәчет? Кайсын күреп була якын килгәчтен гнә. Менә шушы уйсулык җире ситмволически күрсәтмиме Мәскәүдәге татарларның чын хәлләрен? Күрсәтә ник күрсәтмәсен, аны татар гына күрми, ә башкалар әлдә ничек күрәләр!

Әле совет чоры җимерелер алдыннан, Олимпия уены үткәрде Мәскәүдә, һәм Олимпийскй комплекс итеп мәчетебезнең төнягында төзеп куйдылар шушы комплексны. Кайсы зур бер тау шикелле, болайда зур булмаган манарасыз Мәчетне шул яктан каплады. Безнең татар мәчете, чиркәүгә караганда болайда аста, түбән җирдә урнаштырылган иде, җитмәсә әле бу Олимпия Сарае ботенләй каплады үзен.

Безнең бичара Мәчет, бәләкәй чыпчык төсле булып калды зур-кара бөркеттәй Олимпия комплексы белән чагыштырганда. Кайсы тау тикле мәчетебез өстенә ишелеп төшәр сыман?

Менә бу күренеш, нәк тормыштагыдай, татар тормышының реаль чынбарлыгы түгелме? Күрсәтмиме татар хәлен, совет системасында?Әлдә ничек күрсәтә, тик моны күрмиләр татар имамнары гына. Әгәр татарда рәссамнар булса иде, алар моны күрерләр иде, рәсәмнәр ясар иделәр, һәм безләргә дә аңлатырлар иделәр. Ә бездә андый рәсамннар юк, чөнки шушы манзараны аңлатырдый, язардый шагыйрләребез юк, язучыларыбыз юк, фәлсәфәбез юк, ә инде сәясәт дигән нәрсә бөтенләй куркыта татарны. Хәттә бүген, Мәчетне җимергәннән соң, шушы символны югалттык дип, сыкранучыларыбыз, аңлаучыларыбыз да юк.

Менә бит, архитектуры ташка сеңгән чынбарлык, дигән төшенчәне әле без бүгендә аңламый яши бирәбез икән бит. Шуңа күрә, безнең ис китми, “искесен җимердек, яңасы төзелә” дип куанабыз, ә тирә юнгә әйләнеп карау юк. Шул ук архитектор Ильяс Таҗиев та күрәсең аңламаган шушы манзараны, хәттә аңа спецеалист буларак билгеле булырга тиеш иде кебек. Бездә юктыр шул “пространственное вображение”дигән төшенчә, ә ул булырга тиеш иде дә, ә юк. Шуңа күрә бабайлар төзегәнне җимердек тә куйдык...

Билгеле моны күреп булыр иде, әгәр самолеттан шәһәр өстеннән очсаң, ягни мәсәлән “с птичьего полета”, ә аны кем эшли, нинди татар? Менә хәзер төшендек, нинди тарихи шаһитны югалтканбыз икән бит? Әлдә ниндиен.

Мин бу Мәчеттә беренче кат булган идем 1955 елда, әле әти исән чакта. Аннан күп еллар булмадым Мәчеттә. Мәчет белән бәйләнгән кайбер хатирәләрем әледә исемдә: 70 –еллар башы иде ахрысы, эштә идем. Садовая Самотечная эсткада астында, килгән идем эш буенча, ул чакта автокранда эшли идем.

Карасам, зур чират баскан, ул чакта чират булса димәк нидер бирәләр иде. Сорыйм бер урыстан, “что за очередь”, дип. Ә ул әйтә, “у татар сегодня праздник, вот они идут в мечеть”. Ә мин татар баласы шуны белми торам, ә урыс белә татар бәйрәмен. Ә Мәчет бтит ерак биредән, нигә биредә чират, дип аптырыйм.. Әле бит Мәчет кая, Выпозов тыкрыгы кая? Садово-Самотечнай мәйданынан шактый ерак???

Китем чират буйлап; площадь, Борьбы, уголок Дурова, һәм шулай чират буйлап. Чират әллә ничек ерактан, Мәчетне уратып уза, аннан тагы проспект Мирга, шуннан тагы, борылып Мәчетне бер-ике кат урап керергә ясаганнар. Мин бу хәлне күргәч, исем китте, ачуым чыкты, ник болай мыскыл итә безне, татарны дип гарләндем. Шуннан соң соң бирдем үз-үземә сүз; һәр гает көне мәчеткә барырга дип, һәм шуннан башлап йөри башладым. Ул чакта Мәчет тирәсендәге азбарлар тулы иде, милиция, тагы хәрби машиналар, солдатлар белән тутырылганнар. Ә татарлар баралар тезелешеп тар корридордан кайсын калдырган атлы милиция, кешеләргә табан артлары белән басканнар, Һәр 50 метрдан соң киртәләр куелган, анда халыкны тутыралар, тулгач җибәрәләр икечесенә. Шундый киртәләр күп иделәр. Бер вакыт карыйм, чират тәкбир кычкыра башлады да, тәкбир әйтеп алга ыргылды, бар киртәләрен җимереп кереп киттеләр Мәчеткә. Чөнки намзаз вакыты көтми уза. Менә хөкүмәт кешеләре аңлады, алар таякны артык бөкәнәрен, перегнули палку, перестарались булып чыкты.

Тагы бер хатирә, 80 еллар башында, безгә килделәр өйгә, ике яшь татар егетләреме шунда, үсмерләрме диик, 9-10 класс мәктәп балалыры. Алар Мәчеткә йөриләр икән, намаз укыйлар, ә мин әле намазга басмаган идем. Мине белгәннәр, ишеткәннәр милләтче буларак, килгәннәр, кызыксыналар димәк?. Хатын бик якшы каршылады үзләрен, пәрәмәч пешергән, тагы шунда төрле җимешләр алган, өстәл матур иде. Кунаклар килгәч бездә шулай, кунак итәсең, чәе шунда, шикәре дигәндәй, пәрәмәче шулпасы барда өстәлдә. Ул чакта магазинда берни юк,булса да галәмәт зур чират торып алырга кирәк, алганда да, кеше башына фәлән кило ит, фәлән кило май, һәм башкасы. Ә егетләр ашны да пәрәмәчне дә ашамыйлар, сорадылар, хәләл ризыктанмы дип? Ә без әйтәбез ни барын, магазиннан дип., ул елларда хәләл итләрне каян аласың, магазинда ит булмаганда? Мәскәүгә ит өчен. колбаса өчен, Казаннан, башка шәһәрләрдән махсус автобуслар йөргән чак бит... Билгеле ул заманда кибеттә нинди халял ит булсын?

Безгә хатын белән гаҗәп булды бу күренеш, егетләр чәйне эчтеләр дә, хушлашып китеп бардылар, белмим нинди тәйсир калгандыр үзләрендә? Шушы яшь егетләрнең бере, Мохаммәт Сәләхетдин ислам дөньясында танылган шәхес, ә икечесен хәтерләмим, кем булганын, ахррысы икенче егет белән бүтән очрашырга туры килмәгән.

Миндә мәсәлән, шул гына хәтердә калган, күрәсең, алар тапмаган миндә ни кирәкләрен, ә миндә калды шундый фикер: диндәләр, димәк начар түгел, адашмаслар дип?

Динне милләт белән бәйләп булмады шушы яшләр аркылый, күрәсең нидер безгә белем җитмәгән. Егетләрнең гел дин турында гына булды сүзләре, ә дини яктан белем җитәрле булмаган күрәсең ул чакта. Ә яшләр үзләре бик яшь иделәр, максималистлар, аларга дин генә булсын һәм Көр’әнне өйрәнү карашталары иде үләрендә.

Билгеле ислям дине хак дин моны бер татар кешесе дә киресенчә әйтми, әммә милләт тә бар бит. Менә Көр’әндә әйтелгән бит “Мин Сезләрне төрле халыклар итеп яраттым” дип. Димәк Аллаһы Тәалә милләткә каршы түгел. Шулай булгач милләт эшләре дә изге эшләр, Алла кушкан эшләрдән саналырга хаклы?

Сез мөфтиләр рәистәшләре, татарлардан бит, әллә сездә милләт төшенчәсе дин белән буталганмы? Ул сүзләр исламда милләт юк дигән төшенчә бигүк туры килми ислам кагыйдәләренә түгелме? Чөнки ислам әһелләре бөтен дөньяга таралган, һәа аның тарафдарлары 6 континентка сибелгәннәр. Ә анда йөзләгән халыклар, милләтләр яшиләр. Аларның бар телләре, милли сәнгатләре, кайсылары нык аерыла гарәпәпләр теленнән дә, сәнгатеннән дә. Менә гарәпләр өчен файдалы исламда милләт юк дигән төшечә, ә безләргә юк. Чөнки гарәпләргә ислам динен таратыр өчен галәм буйлап, кирәк бар милләтләр-халыклар аңласын гарәп телен. Шул телдә Көр’ән язылган, шул телдә намазлар укыла, аларга җиңел булсын өчен кирәк. Шуңа күрә алар тырышалар, мөмкин кадәрле чит-ят телләрне белергә. Биредә алар кайгырта үз миллимаксатларын, үзләренә җиңеллек булсын өчен. Менә Рәсәй дәүләтедә шушы юлдан бара, Рәсәй дәүләтенә җайлы булсын өчен, чөнки акча ягыннан да хөкүмәткә ңайлы, кирәкми милли мәктәпләр ачарга, дәреслекләр чыгарырга.ю укытучылар әзерләргә, һәм тагы шуңа бәйле чыгымнарны булдырмаска. Шуның өчен Рәсәй дәүләте тели, илдә бер тел, бер мәдәнят булганын. Нигә кирәк татарга милли мәктәп, урысча татарлар белә бит? Бу караш бик приметив караш, мондый караш белән алга һич китеп булмас һәм булмаячак та, чөе\нки халыклар моның белән риза түгелләр. Менә шундый фикерләр, яраксыз фикерләр, шул исәптән исламда милләт юк дигәнедә гөмүм кешелеккә, шул исәптән татарлага да зыян китерә торганнардан.

Тагы Мәчет җимерү проблемасына килсәк, мөфти Равиль Гайнетдин урынынан китәргә тиеш, ничек Сезләр моңа ирешер, монысы Сезнең эш, әммә китсен! Курултай җыясызмы, йә башкалыйчамы хәл итәсез, хәл итегез! Шуны белегез, Сезгләргә шундый таләп милләттән!

Сезләргә олы ихтирам беләнтатар милләтенең бер лидеры, шулай ук Х.Д. “Ватан” фиркасы лидеры Мохаммәт Миначев.

3.10. 2011 ел.



---



ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО СОВТУ МУФТИЕВ РОССИИ (СМР).



ӘС-СӘЛАМ АЛЕЙКУМ УВАЖАЕМЫЕ СОПРЕДСЕДАТЕЛИ СОВЕТА МУФТИЕВ РОССИИ!

Мир Вам, и Вашим близким, да сохранить Аллах мир и покой в в

ваших домах и домах Ваших близких! Я осмелился обратиться столь Высокое Собрание, только с одной единственной целью, чтобы не допустить в наших рядах раскола, вызванного сломом Соборной Мечети, котоую совершил Сопредсеталь Вашего Совета муфтиев - шейх Равиль Гайнутдин. Этот непродуманный поступок его, по существу внес раскол в ряды татар – мусульман. Что мы потеряли варварски разрушив Соборную Мечеть? Беусловно, потреряли историческое достояние наших предков, которые строили Мечеть для себя и своих потомков. Они же не могли предвидеть да этого и ненужно было, то, что случиться чнрез сто с лишним лет? Тут нет их вины, а в чем вина их потомков? Что из-за большого наплыва мосельман их других регионов, стало нехватать места в молельном зале? Это должны были решать власти РФ с муфтием Р. Гайнутдином во главе! Вместо государства РФ, Р. Гайнутдин решил эту проблему сам, недолго думая взял и сломал Мечеть. Видетели он решил, реконструировать, расширять Соборную Мечеть? Это был неправильный шаг с его стороны, ломать Мечеть которую нестроил. Поступил по русской поговорке, «ломать не строить», гласит русская поговорка, и он так же. А, муфтий был обязан думать!

У искусствоведов еть такое определение, как архитектура – эта есть часть живой эпохи выраженной в камне. Если это выражение верна, а это так. То посмотрим как и где располагалась Соборная Мечеть в Москве? Мечеть стояла на низменном месте, а недалко от Мечети, на улице Гиляровского стот Церковь на возвышенности, это все старые дореволюционные постройки.

То есть, уже Царскское Правительство показывает свое истинное отношение к нам. А советская власть идет еще дальше чем Царская Россия в этом вопросе. Она на Олимпиаду около Мечети строит грандиозное ооружение Олимпийский Зал, который нависает на Мечетью как гора. Вот еще одно подтверждение подлинного лица советской власти по отношении татар. Такое соружение недолжны были строить власти, если бы действительно власти были нормальные, а они построили специально. Вот это все выражено на камне, является неоспоримым аргументом показывающим двойного стандарта властей к нам татарам. Разрушив Соборну Мечеть, мы татары, разрушили и это свидетельства зафиксированное на камне. Тем самым, своими руками стерли из города национальную след.

А что получим в замен, построив нову Мечеть вместо старой Мечети? Пустой место, который сгладить вот эти вековые русско-татарские взаимоотношения. Следы этих отношенй потеряны навсегда. И кто должен нести ответственность за это? Естественно те, эти двое, Р. Гайнутдин и его заместитель, Д. Гйззатуллин!. Судить ли их за этот поступок, или простить им? Это дело местных мусульман, и Совета Муфтиев СМР.

Надеюсь Вы муфтии - татары и не путаете национальное принадлежность с исламом. В исламе нет нации, там все мусульмане и только, но мусульманами явлются сотни народов и наций на разных континентах, и культуры и языки различны от арабов. Арабы хотели бы, чтобы все народы Мира изъяснялись на арабском языке, изучали арабский язык, они устраивают различные учебные заведения, курсы арабского языка по всему миру. Это им выгодно, вот они и стараются, чтобы все знали арабский язык и говорили на нем. Тогда им, арабам не нужно изучать ни чьи языки последователей ислама, поскольку все народы знают арабский!!! А меңду тем, в Коране сказано: “Мы создали Вас разыми народами”, следовательно и наций, в том числе и татар создал Аллах. Вы же не станете отрицать это?

Так вот и Россия хочет, чтобы все народы заселяющие просторы РФ, знали и говорили на русском языке. Это им выгодно, с экономической стороны, зачем изучать сотни языков, издаавать учебники на них, когда все и так знают русский язык.!!!

Надеюсь Вы понимаете все эти доброхоты чего хотят? И Вы им потакаете, даже скрываете их зловещие намерения от своего народа! Мне очень жаль, что Вы путаете национальное с религией, тут будет уместным вспомнить старую июзуитскую поговорку: «Бого Богово, Кесарю Кесарево», так еще в средневековье четко отделила Европа Божье от мирсого, а мы все еще путаем эти понятия.

Требую чтобы Вы решили вопрос с Вашим председателем Вашего Совета – с Р. Гайнутдиным, он больше не должен быть муфтием ДУМЕР и продолжать строительство новой Мечети! Каждый должен отвечать за свои поступки, это нормальное отношение, тут нет никаких злокозненые намерения ни с моей стороны, ни со стороны других мсульман, а лишь желание, чтобы зло было наказано, еем бы не являлся совершивший!

К Вам большим уважением, оин из ледеров татарского национального движения, лидер НДП «Ватан», Мохаммят Миначев..

3.10. 2011 г.









Yorumlar








Aktif Ziyaretçi 14
Dün Tekil 880
Bugün Tekil 705
Toplam Tekil 1641940
IP 50.16.17.16






TURAN-SAM PRINTED ISSN: 1308-8041
TURAN-SAM ONLINE ISSN: 1309-4033
Journal is indexed by:

































































10 Rebiü'l-Evvel 1438
Aralık 2016
P
S
Ç
P
C
Ct
P
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31


Yüksel Türk; senin için Yüksekliğin Hududu Yoktur. (Mustafa Kemal ATATÜRK)


Ekle Çıkar









Anasayfa - Amaç - Misyon - Vizyon - Faaliyetler - Tüzük - Yönetim - Yasal Uyarı - İletişim

Her Hakkı Saklıdır © 2007 - 2017 TURAN-SAM : TURAN Stratejik Araştırmalar Merkezi
Sayfa 2.503 saniyede oluşturulmuştur.

TURAN-SAM rssTURAN-SAM rss
Google Sitemap

Sayac

"Bu site en iyi mozilla firefox'ta 1280x960 çözünürlükte görüntülenir."

Turan Portal v1.3 | Tasarım TURAN-SAM , Kodlama Serkan Aygün

Turan Nedir?, Bilimsel Dergiler, En popüler Bilimsel Dergi, Endeksli Bilimsel Dergiler, Saygın Bilimsel Dergi, Türk Dünyasının en popüler ve en saygın Bilimsel Hakemli Dergisi, SSCI, SCI, citation index, Turan, Türk Devletleri, Türk Birligi, Türk Dünyası, Türk Cumhuriyetleri, Türki Cumhuriyetler, Özerk Türkler, Öztürkler, Milliyetçi, Türkçü, Turancı, Turan Askerleri, ALLAH'ın askerleri, Turan Birliği, Panturan, Pantürk, Panturkist, Türk, Dünyası, Stratejik, CSR, SAM, Center for Strategical Researches, Araştırma, Merkezi, Türkiye, Ankara, İstanbul, Azer, Azeri, Azerbaycan, Bakü, Kazakistan, Alma-Ata, Astana, Kırgız, Bişkek, Kırgızistan, Özbekistan, Özbek, Taşkent, Türkmen, Türkmenistan, Turkmenistan, Aşxabad, Aşkabat, Ozbekistan, Kazakhstan, Uzbekistan, North, Cyprus, Kıbrıs, MHP, AKP, CHP, TURKEY, Turancılık, KKTC, Vatan, Ülke, Millet, Bayrak, Milliyet, Cumhuriyet, Respublika, Alparslan Türkeş, Atatürk, Elçibey, Bahçeli, Aytmatov, Bahtiyar Vahabzade, Yusuf Akçura, Zeki Velidi Togan, İsmail Gaspıralı, Gaspırinski, Nihal Atsız, Alptekin, Kürşad, Tarih, Kardeş, Xalq, Halk, Milletçi, Milliyetçi, Yürek, Ürek, Türklük, Beynelxalq, Arbitrli, Elmi, Jurnal, Nüfuzlu