КОТЛЫ БУЛСЫН ЮБИЛЕЕҢ, ФӘҮЗИЯ ХАНЫМ! - TURAN-SAM : TURAN Stratejik Ara?t?rmalar Merkezi - http://www.turansam.org









КОТЛЫ БУЛСЫН ЮБИЛЕЕҢ, ФӘҮЗИЯ ХАНЫМ!
Tarih: 06.12.2010 > Kaç kez okundu? 4592

Paylaş


Бүген татар милләтнең иң асыл, иң күркәм, иң гайрәтле кызына 60 яшь тула. Аллаһы Тәалә аңа күп матур сыйфатлар биргән, Фәүзия ханым милләткә, татар сәнгатенә керткән өлеше бик зур, бигрәктә милли көрәштә кылган эшләре әйтеп бетергесез кыймәтле. Фәүзия ханым Бәрәмова шагыйрә, публицист, тарих фәннәре кандидаты, 30-дан артык китаплар авторы, ул татар төбәкләренә сәяхәтләр кылып, шушы төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребенең тарихларын ачыклап дистәләгән китаплар язды, аларны бастырып чыгарды һәм халыкка татаратты. Милли хәрәкәтнең беренче адымнарыннан ук, милләт азатлыгы өчен көрәштә иң алдынгылардан булып әйдәп баручысы булды. БДТИҮ-ндә рәистәшлек вазифасын башкарды, ММ-не төзүдә актив катнашып, аның рәисе булды, Татар Бәйсезлек “ИТТИФАК” фиркасын төзеде һәм аны җитәкләде, ВКТ пленум әгзасы булып сайланды һәм ВКТ системасында күп эшләр башкарды. 1990-нчы елның 30 августында Татарстан бәйсезлеге Декларациясен төзүдә зур өлеш кертте һәм аны Татарстан Госсоветында кабул иттерде. Аңа бу эшләр җиңел бирелмәде, аңа һәр адым өчен көрәшергә туры килде, Азатлык мәйданында 15 көн ачлык вахтасында торды. Ул чакта Фәүзия ханым Татарстан ЮС вәкиле итеп сайланган иде, һәм милли мәнфәгатләрне намус белән үтәде. Билгеле, аңа шушы көрәш юлында саулыгы турында уйланырга, йә булмаса борчылырга бердә башына кермәде, иң мөһим нәрсә аның өчен - татар милләтенең азатлыгы иде, биредә кеше саулыгы түгел, ә милләт азатлыгы кх алдында булды. Дөрес милләтебез азат булалмады, биредә Фәүзия ханым Бәйрәмованың гаебе юк, азатлык юллары бик авыр булып чыкты, моңа бер төркем милләтчеләрнең генә көчләре җитмәде, ярдәм җитәрлек дәрәҗәдә түгел иде.

Иң мөһиме, Фәзиә ханым, татар милләтенең 5 мең еллык тарихында беренче булып Чит илдә Бәйсез татар дәүләтен төзеде һәм аңа фатихасын бирде. Татарларның тышкы яктагы беренче дәүәте пәйда булды һәм эшли башлады. Әлегә шушы дәүләтне җитәклиләр бер төркем татар зыялылары: Вил Мирзоянов, Иклил Корбан, Роза Корбан һәм Зөлфия Кадир, ялгышмасам әлегә дүртәү генә. Алла кушса табылыр милли җанлы татарларыбыз кайсылары тутырыр бар вакансияләрне, иң мөһиме Дәүләт булгач аның акчасы да булырга тиеше, әлегә шушы мәсәлә хәл ителмәгән. Бу дәүләт декоратив дәүләт түгел, ә чын татарлар бәйсезлеге өчен көрәшче дәүләт, аның эшләрендә һәр татар кешесе катнашырга тиешле, бу эш һәрберебезнең милләт алдында булган бурычы дип, шуны кабул итәргә кирәк.

Шушы тышкы якта төзегән дәүләт өчен Фәүзия ханым Бәйрәмованы Рәсәй хөкүмәте мәхкәмәгә бирде, аңа җинаять эше ачты. Фәүзия ханым мәхкәмә бусагаларын таптарга мәҗбүр ителде. Аңа Җинаятләр кодексы буенча 282 матдәгә таянып эш ачтылар, шартлы рәвештә 1 елга хөкем иттеләр, 1,5 күзәтү стына алдылар. Аңа карамастан Фәүзия ханым бирешмәде, империя мәхкәмәсендә татар милләтенең хокуксыз булганлыгын ачып салды, чынлыкта исә Фәүзия ханым һәм аның яклаучысы язучы-публицист Айдар Хәлим, импеиянең ике төрле мәкәрле сәясәтен фаш иттеләр һәм империя мәхкәмәсен казык башына утыртылар. Татар үз-үзен якларга өйрәнде, шушы мәхкәмә эәләре киләседә милләтчеләр тарафыннан өйрәнелер һәм милләткә алдагы көрштә зур файда китерер, моңа минем шигем юк.

Фәүзия Бәйрәмова сирәк очрый торган шәхес, Аллаһы Тәалә татар милләтенә бүләк итеп аны биргән безләргә, кадерен белик. Анарда булган көчле рух, гайрәт, бик күп ир-етләребездә юк, мондый шәхес йөз елга бер туа дигән гыйбәрә бар, минемчә шундый көрәшче хатын әле татар тарихында бер кайчан булмаган дияр идем, чөнки тарих битләрен күпме актарсаңда, шушы битләрдә күренми.

Безгә татарларга туган һәм туачак балаларыбызны Фәүзия ханым үрнәгендә тәрбияләсәк, милләтебезнең киләчәчәге бар, әгәр шулай эшләмәсәк, милләтебезнең киләчзге шик астында кала. Димәк, милләт киләчәге үз кулыбызда, шуңа ышаныйк һәм керешик чишәргә шушы табышмакны. Бу эш бердә авырдан түгел, тик аңлы рәвештә яшәргә өйрәнергә генә безләргә кала. Бер-беребез белән килешеп, кайберәүләребезнең начар сыйфатларына игтибар итмичә генә, бар әйбергә дөрес бәя биреп, кардәшләребезнең ялгышларын кичереп, кардәшеңнең ялгышын кичермәсәң, урысның мәкәрен кичерерсең. Кайсы якын сиңа, милләттәшеңме, әллә урысмы?

Соңгы елларда бигрәктә милли сыйфатларыбыз югала бара, милләтебез сан ягыннан күзгә күренеп кими. Без моңа киртә куярга тиешләр, һәр татар үз киләчәге турында балачактан ук уйларга тиешлле, зур булып үсеп җбиткәч түгел, ә балачактан ук, шулай тәрбиәләмәсәк бетәчәкбез, Алла сакласын безләрне киләчәктә. Бар аңлы халыклар үз буыннарын шулай тәрбияли, ә без алардан кимнәрмени, үз буыннарыбызны урыс-яһүдиләргә тапшырырга? Алар татарны үстермәячәк беркайчан.

Мин шушы сүзләремне язам Фәүзия ханым Бәйрәмова юбилеена багышлаган тәбикнамәмдә, чөнки шушы сүзләр милләткә бик кирәкле сүзләр дип уйлыйм.

Ә Фәүзия ханыга телим озын бәрәкәтле гөмер, хылларыбыз тормышка ашсын иде! Саулык, шатлыклы көннәр сиңа алда телим Фәүзия көрәштәшем, бергәләшеп тату гөмер итегез Җәмил әфәнде белән. Татар бетмәсен иде, бетмәсен иде татар дип, өметләнеп калыйк, чөнки бар теләк безнең шул. Изге теләкләр белән, Мохаммәт Миначев, ХД “Ватан” фиркасының Үзәк Координациә әгзасы.

Мәскәү 5 днкаб 2010 ел.





Yorumlar









Aktif Ziyaretçi 31
Dün Tekil 1787
Bugün Tekil 1417
Toplam Tekil 4069338
IP 18.191.254.0






TURAN-SAM PRINTED ISSN: 1308-8041
TURAN-SAM ONLINE ISSN: 1309-4033
Journal is indexed by:





























11 Sevval 1445
Nisan 2024
P
S
P
C
Ct
P
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30


Sevgim - Millete!
Vurgunlu um - Azadl a ve adalete!
itaatim - Hocalar ma!
Borcum - Dostlar ma ve meslekta lar ma!
Nefretim - Yalanc lara ve iki y zl lere!

(Eb lfez EL BEY)


Ekle kar









Anasayfa - Amaç - Hedefimiz - Mefkuremiz - Faaliyetler - Yönetim - Yasal Uyarı - İletişim

Her Hakkı Saklıdır © 2007 - 2023 TURAN-SAM : TURAN Stratejik Araştırmalar Merkezi
Sayfa 1.311 saniyede oluşturulmuştur.

TURAN-SAM rssTURAN-SAM rss
Google Sitemap

"Bu site en iyi mozilla firefox'ta 1280x960 çözünürlükte görüntülenir."

Turan Portal v1.3 | Tasarım TURAN-SAM , Kodlama Serkan Aygün

Turan Nedir?, Bilimsel Dergiler, En popüler Bilimsel Dergi, Endeksli Bilimsel Dergiler, Saygın Bilimsel Dergi, Türk Dünyasının en popüler ve en saygın Bilimsel Hakemli Dergisi, SSCI, SCI, citation index, Turan, Türk Devletleri, Türk Birligi, Türk Dünyası, Türk Cumhuriyetleri, Türki Cumhuriyetler, Özerk Türkler, Öztürkler, Milliyetçi, Türkçü, Turancı, Turan Askerleri, ALLAH'ın askerleri, Turan Birliği, Panturan, Pantürk, Panturkist, Türk, Dünyası, Stratejik, CSR, SAM, Center for Strategical Researches, Araştırma, Merkezi, Türkiye, Ankara, İstanbul, Azer, Azeri, Azerbaycan, Bakü, Kazakistan, Alma-Ata, Astana, Kırgız, Bişkek, Kırgızistan, Özbekistan, Özbek, Taşkent, Türkmen, Türkmenistan, Turkmenistan, Aşxabad, Aşkabat, Ozbekistan, Kazakhstan, Uzbekistan, North, Cyprus, Kıbrıs, MHP, AKP, CHP, TURKEY, Turancılık, KKTC, Vatan, Ülke, Millet, Bayrak, Milliyet, Cumhuriyet, Respublika, Alparslan Türkeş, Atatürk, Elçibey, Bahçeli, Aytmatov, Bahtiyar Vahabzade, Yusuf Akçura, Zeki Velidi Togan, İsmail Gaspıralı, Gaspırinski, Nihal Atsız, Alptekin, Kürşad, Tarih, Kardeş, Xalq, Halk, Milletçi, Milliyetçi, Yürek, Ürek, Türklük, Beynelxalq, Arbitrli, Elmi, Jurnal, Nüfuzlu