НАРОДНО-ДЕМОКРАТИЧЕСКАЯ, ПАТРИОТИЧЕСКАЯ - TURAN-SAM : TURAN Stratejik Araştırmalar Merkezi - http://www.turansam.org









НАРОДНО-ДЕМОКРАТИЧЕСКАЯ, ПАТРИОТИЧЕСКАЯ
Tarih: 25.06.2010 > Kaç kez okundu? 2674

Paylaş


НАРОДНО-ДЕМОКРАТИЧЕСКАЯ, ПАТРИОТИЧЕСКАЯ

ОРГАНИЗАЦИЯ ВАТАН

ЦЕНТРАЛЬНЫЙ КООРДИНАЦИОННЫЙ СВЕТ

Тел.(495) 388-42-29 minach@rambler.ru ndp-vatan@yandex.ru www.ndpvatan.narod.ru

ndp.vatan@gmail.com









Предложения НДП «Ватан».



Мин милләтче булаторак гөмүм татар халкы турында әйтми булдыралмыйм. Башта бер-ике сүз ТР турында. Билгеле, бүгенге Татарстан һәр татарның рухи мәркәзе булып тора, кайда гына яшәмәсен татар кешесе, аның кече ватаны булмасада Татарстан, ул шушы рольне башкара, телиме моны Татарстан юкмы, әммә реаль чынбарлык шулай. Татарстанга төбәлгән һәр татарның күзе, ул аннан нидер көтә, ул аңа ышана һәм татар халкының киләчәген аның белән бәйли. Менә шуңа күрә Татарстандагы хәлләр гөмүм татар өчен бик зур әһәмияткә ия булып тора. Безгә читтә яшәгән татарга, Татарстан хәлләрен яктан күзәтеп барганга күрә, кайбер хәлләр чынлап та борчый, бигрәктә телебезне саклау мәсәләсендә. Татарстан түрәләре ничек нинди телдә сөйләшәләр, чөнки призидент, премьер-министр, министрлар сөйләве зур йогынты ясый бар халыкка йә ул горурлык тудыра гади татар кешесендә, йә уфтанып куя татар, булмый шул, татар түрәләре курка татарча сөйләүдән дип нәтиҗә ясый. Ә әлегә түрәләр татарча сөйләшүдән кача, киләләр дә Мәскәүгә шунда бер-ике сүз татарча әйтәләр дә шуның белән тәмам, татарча сүз бетә. Ә бит без барыбызда татарлар, ник сөйләшмәскә иде безнең белән үхз телебездә? Бу бер (1)



(2) икенчесе, Татарстанда ничек халык яши, күпме эш хакы ала? Инде Казан өченче Рәсәй башкаласы дип сөйләнгәч, кирәк башкалага хас булган тормыш та халыкка әзерләргә. Ә моны ничек итеп раслыйсың, кайчан Татарстанда эш хакы 5-6 мең тәңкә булганда? Эш хакын бер 5-6 мәртәбә күтәрергә кирәк. Ничек моңа ирешергә? Татарстан хөкүмәте яшләрдән тора, алар укыган, күпне белә, менә шушы хәлне чишәргә аларның хәлләренән килерди эш. Тик үз халкың тормышын якшыртып кына нәрсәгәдер ирешеп була, башкача юк. Мин зур өметләр баглыйм Татарстанның президенты Рөстәм Миңлехановка, һәм ул җитәкләгән яңа хөкүмәткә. Әйткәнемчә барда яшләр, барда белемле, белемләрен шушы юнәлештә файдаланырга гына кала. Уңышлар телим үзләренә һәм һәр татарга!



3. Уфа татарларын төрле яктан яклау юлларын Татарстан табарга тиеш, үз татарыбызны алдап-йолдап башкорт ясап маташуга юл куймаска кирәк.



4. Мәскәү татарлары мәсәләсен калдырмаска иде милләткә каршы эшләгән кешеләр кулында (генерал Акчурин имзасын куйды латиницага каршы, ә бит ул уккыйда, язада белми татарча, аңа нигә кирәк иде шундый четерекле мәсәләгә кушылырга? Кем татарча укый-яза белә, латиница аларга кирәк, без өлкән яштәгеләр өчен түгел. Ә Кәрим Шакиров Татарстанның референдумына каршы шабаш оештырган кешеләрнең берсе, ул да Мәскәү татарлары исеменнән сөйли? Ни хакы бар?). РТНКА конференциясен кичектермәстән оештырырга кирәк, халык шуны көтә ул һичтә риза түгел яшерен конференциәләр оештырганга.



5. ТНВ-Яңа гасыр каналы, эшләргә тиеш бар 5-ме, 7-ме миллион татар халкы өчен, ә бер татарстан татарлары өчен генә түгел. Аңа моның өчен нигез дә бар, Татарстан Конституциясендә 14-матдә дә каралган, гөмүм татарлар өчен җаваплыкны Татарстан үз өстенә ала дип. Җитмәсә, ТНВ-Яңа канал үз тапшыруларын күбәйтеп килә чит төбәкләрдә яшәгән татарлар хисабына, ә тапшырулар яртысы урысча бара. Без моңа риза түгелләр.



6. Мәскәүдә планлаштырылган гәзит булыврга тиешле татар телендә. Әгәр инде шуны булдыралмасагыз, булсын, татарча-русча, русча-татарча түгел. Шулай булган хәлдә гәзитнең яртысы татар телендә, ә икенче яртысы рус телендә басылачак, кирәк түгел бере-берен кабатлау, тәрҗемә итү. Мәскәүдә редактор булырдый кеше юк, мин тәкдим итәр идем өч кеше, өчесе дә Казаннан: 1. Хәмзә Бәдретдинов эшли “Шәһри Казан” гәзитендә хатлар бүлегендә. 2. Илдар Илдарханов, “Шәһри Казан” газетының элеке баш мөхәрире.

3. Равиль әфәнде Рахмани, ул фәнни хезмәткәр әдәбият белгече, шагыйрь.

Менә сезгә өч нәмзәт, өчеседә татар җанлы, бик тә җаваплы кешеләр. Чөнки Мәскәүдә чыга торган гәзиткә теләсә кемне куярга ярамас, ул булырга тиешле чын шәхес.



7.Безгә үзебезгә, артык кычкырмый гына бер статистик оешма булдырырга кирәк, чөнки Рәсәй статистикасы күп сораулар тудыра ә җавабы юк. Без аңа ышанмыйбыз. Шушы оешманың төрле төбәкләрдә бүлекләре булырга тиешле. Мәсәлән, регионнарда әлегә бар безнең районнар, менә алардагы загс оешмалары эшләп килә, алар саннарны күпертмичә, шушы без/сез булдырган статика оешмасына мыштым гына хәбәрләр җибәрергә тиешләр. Бу әлбәттә ватанпәрвәрлек хисләре булган кешеләр булырга тиешле, әммә бүгенгә андый кешеләр бик сирәк, шуңа күрә аларга кайбер ташламалар ясарга туры киләчәк (акчасыз әлегә бер кем эшләми). Зур шәһәрләрдә, шул исәптән Мәскәүдә дә, шушы вазифаны йөкләргә РТНКА-га һәм шундый автономияләргә, бу милләт өчен бер зур эш булыр иде. Шушы оешма теркәп барыр иде туган балаларны һәм үлгәннәрне, чөнки без белергә тиешләр, без үрчибезме әллә юк. Әйтик Мәскәүдә татар мәктәбе бала бакчасын ачар өчен, белмибез безнең бармы балалар әллә юк? Булса кайда, кайсы урамда, кайсы округта күпме бала яши? Шушы статика безгә күп чишелми торгае проблемаларны чишәргә булышыр иде. Безгә шундый кирәкле адымнар ясарга әллә кайчан кирәк иде инде, әледә соң түгел. Онытмыйк, беренче статистиканы безнең татар дәүләте Алтын Урда керте, без бүген шуны эшли алмабызмыни? Эшләрбез, тик тәвәкәлләп шушы эшкә керешергә кирәк. Тик шушы эшне башларга кирәк аек акыл белән, кабаланмыйча әммә эшне башлыйк. Инде бит бар ТР Рәсәйнең статика бүлеге тик менә шушы бүлек башына бер акыллы, милли җанлы кешене куярга гына кала, ә калганы дело техники, диләрме шунда. Мин ышанам, безнең кулдан килерди бу эш. Тик шушы эшкә кирәкми карарга, Рәсәй дәүләтенә каршы юнәлтерелгән дип, юк каршы юнәлтерелмәгән, тик үзебезнең хәлне төгәл белү өчен генә мәҗбүрбез шуны эшләргә. Без Рәсәй дәүләтенә каршы түгел, әммә әгәр үз милли дәүләтебез кайчан да булса килеп чыкса, безгә нача булыр идемени?



8 Телебезгә бик каты һәм көчле басым бара бер туктаусыз, без шушы хәлләрне инде күзәтәбез күпме ел. Вакыт килеп җитте үзебезнең бәйсез мәгариф системабызны булдыру. Без моңа барырга мәҗбүрбез, чөнки Рәсәй сәясәте безләрне шуңа этәрә. Татар булып калыр өчен башак чара калмады. Менә нибары 8 пунктан тора минем тәкдим, ул зур түгел һәм үтәрди.

Сезләргә/безләргә уңышлар теләп, Мохаммәт Миначев ХД “Ватан” фиркасы рәисе.



Мәскәү ш. 22.06.2010 ел.







Yorumlar








Aktif Ziyaretçi 20
Dün Tekil 863
Bugün Tekil 628
Toplam Tekil 1639380
IP 54.166.89.187






TURAN-SAM PRINTED ISSN: 1308-8041
TURAN-SAM ONLINE ISSN: 1309-4033
Journal is indexed by:

































































7 Rebiü'l-Evvel 1438
Aralık 2016
P
S
Ç
P
C
Ct
P
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31


TÜRK, Yıldırımdır, kasırgadır, Dünyayı aydınlatan güneştir
(Mustafa Kemal ATATÜRK)


Ekle Çıkar









Anasayfa - Amaç - Misyon - Vizyon - Faaliyetler - Tüzük - Yönetim - Yasal Uyarı - İletişim

Her Hakkı Saklıdır © 2007 - 2017 TURAN-SAM : TURAN Stratejik Araştırmalar Merkezi
Sayfa 1.788 saniyede oluşturulmuştur.

TURAN-SAM rssTURAN-SAM rss
Google Sitemap

Sayac

"Bu site en iyi mozilla firefox'ta 1280x960 çözünürlükte görüntülenir."

Turan Portal v1.3 | Tasarım TURAN-SAM , Kodlama Serkan Aygün

Turan Nedir?, Bilimsel Dergiler, En popüler Bilimsel Dergi, Endeksli Bilimsel Dergiler, Saygın Bilimsel Dergi, Türk Dünyasının en popüler ve en saygın Bilimsel Hakemli Dergisi, SSCI, SCI, citation index, Turan, Türk Devletleri, Türk Birligi, Türk Dünyası, Türk Cumhuriyetleri, Türki Cumhuriyetler, Özerk Türkler, Öztürkler, Milliyetçi, Türkçü, Turancı, Turan Askerleri, ALLAH'ın askerleri, Turan Birliği, Panturan, Pantürk, Panturkist, Türk, Dünyası, Stratejik, CSR, SAM, Center for Strategical Researches, Araştırma, Merkezi, Türkiye, Ankara, İstanbul, Azer, Azeri, Azerbaycan, Bakü, Kazakistan, Alma-Ata, Astana, Kırgız, Bişkek, Kırgızistan, Özbekistan, Özbek, Taşkent, Türkmen, Türkmenistan, Turkmenistan, Aşxabad, Aşkabat, Ozbekistan, Kazakhstan, Uzbekistan, North, Cyprus, Kıbrıs, MHP, AKP, CHP, TURKEY, Turancılık, KKTC, Vatan, Ülke, Millet, Bayrak, Milliyet, Cumhuriyet, Respublika, Alparslan Türkeş, Atatürk, Elçibey, Bahçeli, Aytmatov, Bahtiyar Vahabzade, Yusuf Akçura, Zeki Velidi Togan, İsmail Gaspıralı, Gaspırinski, Nihal Atsız, Alptekin, Kürşad, Tarih, Kardeş, Xalq, Halk, Milletçi, Milliyetçi, Yürek, Ürek, Türklük, Beynelxalq, Arbitrli, Elmi, Jurnal, Nüfuzlu