Татарларга кайтармыйлар.. - М. Миначев - TURAN-SAM : TURAN Stratejik Ara?t?rmalar Merkezi - http://www.turansam.org









Татарларга кайтармыйлар.. - М. Миначев
Tarih: 04.06.2010 > Kaç kez okundu? 4644

Paylaş


Май азагында барып килдем Ульянга һәр елдагыча Наилхан Микей меропрятиесенә. Ул һәр елда май ахырында Корылтай уздыра, бу юлы корылтай булды Калны дигән татар авылында. Теләге булгапган мәктәп елларын искә төшерү класташлары белән бергә, быел мәктәпне бетергәннәренә тула 43 ел, ә үзенә шушы елда тула – 60. Аңлап җитмәдем, шушы авылны Кална дип тә, Зөя башы диптә, хәттә Старо-Тимошкино диптә атыйлар. Дөрес авыл зурга охшаган әллә биредә берничә авыл бергә кушылган, боларын Наилхан Микей аңлатып тормады, ә мин төпченмәдем.

Бу авылда Акчуриннар тамыры икән, аларның биредә берничә йортлары, төзегән мәчетләре сакланган. Төп йортларында хәзер Поликлинника урнашкан, йортлары зур, асты таштан өсте агачтан төзелгән, йорт чама белән 1800-нче кайсыдыр елда төзелгән, төгәл анда яшәүче халык белми. Йорт әледә матур, күренеп тора совет хөкүмәте файдаланса да ремон фәләннәр ясап тормаган, файдаланган череп беткәнче. Әммә йорт бик таза күренә, совет хөкүмәте йортны җимерәлмәгән, йорт совет властеннән өстен булып чыккан (чөнки советлар инде юк, ә йорт әле дә исән). Карап йөрдек бай Акчуриннар мирасын, мирас өлешчә кайтарылган татарларга, өлешчә юк. Менә шушы Акчуринарның төп йортлары да Калны авылында, кемгәдә кайтарылмаган, күрәсең сораучылары юк, поликлинника булып халыкка әле булса хезмәт итеп килә. Була иде бит шушы бинада Краеведческий музей ачарга татар тарихы буенча? Күрәсең берәүнеңдә башына килмәгән шундый фикер. Ә менә Ульян шәһрендәге мәчет (Федераив урамы йорт 33), кайсы төзелгән 1853 елда, архитектура ядкәре исемлегенә кртелгән 1990 елда (совет хөкүмәте файдаланса да, белә торып – йөз елдан соң кайбер биналар кертелгәнен архитектура ядкәренә, исләре дә китмичә файдалануларын дәвам иткәннәр. Менә шулай, “поганые татары” нинди аларга тарихи ядь, дип татарны мыскыл итүләрен дәвам иткәннәр. Моңа мисал булып тора хәзерге хөкүмәт кешеләрнең карашлары, татарлар сорыйлар туктаусыз Федератив ур. 33-нче йртны, шушы йорт архитектура ядкәре булуга карамастан, йортның хуҗасы булып киткән Фридман әфәнде Михаил Ефимович. Моны ничек аңларга, нормаль кешенең акылына сыймый? Татар мәчетен татарлар сорый, аларга бирмичә еврей Фридманга бушлай тоттыралар? Хәттә ки, Рәсәй хөкүмәтенең дини биналарны кайтарырга диелгән, дәүләтнең махсус Карарында?(от 6.05.1994 г № 466”О порядке передачи религиозным объединениям культовых зданий и иного имущества религиозного назначения, относящихся к федеральной собственности” Председатель Правительства В . Черномырдин. Хәттә шушы биналарны төзекләндерер өчен дәүләтән акча да бүленеп бирелгән 11,5 миллиард сум, шушы исемлектә Ульян мәчете дә кертелгән. Тагы берничә шундый карарлар хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән, ә шуңа карамастан Сембер өлкәсе татарларына мәчет кайтарылмаган бүгенге көнгәчә. Моны ничек аңларга, мыскыл итәләр димичә ни әйтергә кала? Ииде сембер татарлары шушы мәчетне кайтару турында сорый-сорый гарык булганнар, А. Ибрагимов әйтүенчә, “инде бирмиләр, ни хәл итәсең, гәүрәй Фридман бик көчле”, ди, ә ул каршы мәчет бинасын татарларга кайтарырга. Шушы мәчетне татарларга кайтарырга каршы булган 1990-2000 –нче елларда Сембер өлкәсе муфтие. Шушы китапта китереә Аюб хәзрәтнең ршсми карашы мәчетне кайтару буенча: “акча юк шушы мәчетне төзекләндерергә, мәчетләребез җитәрлек, безгә мәчет кирәкми, һәм шундый башка сүзләр китерелгән шушы китапта (шушы китап 14, 26 битләр).

Шушы биналарны (Федератив ур. Йортлар 33, 37) сорап язган һәм дә Р. Гайнутдин, мөфтиләр Шурасы рәисе 20.05.2005 елда, Назаровка, РФ агентлык башлыгына, ә нинди җавап килгән аңа Назаровтан билгесез, җавабы китерелмәгән.

Менә әлегә шундый хәләр Ульяновск өлкәсендә, бердә мактанырдый түгел, шулай ук искә төшерсәк Астрахан шәһәрен, андагы мәчетне җимерүләрне, Пензада Тенищев йортын кайтармаганнарын, Т.Новгород шәһәрендә җамиг мәчетне башка биналар белән каплап китүләрен, башка төбәктәге милләттәшләребезгә мәчетләр төзергә бирмәгәннәрен... Бик күп алар, санап китсәң бер тулы китап чыгачак, тик без ялкаулар санарга вакыт табалмыйбыз. Ә алар безнең ялкаулыктан файдаланалар. Менә Ульянендәге мәчет белән дә шундый хәл килеп чыгачак (Федератив ур.33 йорт), Фридман бераз көтәрдә, татарлар мәчет бинасын срорауны туктаткач, мәчетне җимерер дә бер башка мәчет урнына төзеп куяр, мәсәлән синагога төзер. Менә шулай, татар тиз арый көрәштән, “менә яздым бит инде, шул миннән җитткән, ди. Гәүрәй көчле, ул кайтармый инде безнең мәчетне”, дип шушы көрәшкә нокта куймакчы Айрат Ибрагимов. Егет кеше көрәшә ахырына хәтле, җиңгәнчегә кадәр, чөнки бу татар мәчете аны кайтаруда татар көрәшмичә кем көрәшсен? Пушкинмы, аңа мәчет нигә?

Ульянда халкыбызның яшәү рәвеше шундый ук, әллә ни аерма күренмәде, шул ук бичаралык, рулары сүнеп бара, болай ач түгелләр, бик байлар да түгелләр, шулай ук ул кадәрле ярлылык та юк, халык уртача гөмер итә. Тик күңелләре төшенкерәк итеп миңа күренде, авылда татарлар гына яшәсәдә татар теле мәктәпләрдә инде күптән укытылмый, алар инде моңа күнгәннәр, әллә үзләре-үзләрен күндергән шундый сай фикер белән; татар телен белеп кая барырсың, дип? Ә нигә кирәк татарга каядыр барырга, китәргә? Бердә аңлашылмый, ә үз җирендә яшәсә ни булыр аңарга? Әллә аны туган җиренән куалармы? Юк, бер кем кумый үзләрен, никтер алар үз җирләрендә эш табалмыйлар, шуңа китәләр башка шәһәрләргә, төбәкләргә эш эзләп. Ә менә шушы эш урыннарын туган якларында булдыру турында уйламыйлар. Имештер “без булдырабыз”, ә үзләре туган якларны, авылларын ташлап төрлесе төрле якка җиңел акча эзләп китеп баралар...Ә акчаны туган авылда да эшләп була икәнлеген белмиләр, инде берәр урыс –мукшы килеп күрсәтер дияр идең дә, аларда хәлләр безнекеннәндә хөрти, алар үзләре татарга күзләрен төбәгән, татардан көтә, әвәлге заманаларда дәүләтләр тоткан халык бит татар, ул ни булса уйлап табар, үзедә котылыр безне дә коткарып калыр., дип ышаналар. Без бүгенге көндә, татар тарихы, дөня күләм тарих

кискен борылыш кичергәндә хәлебез бетте дип ятарга тиешлеме әллә? Юк, татарда әле җегәр бар, әле ихтияр көчне учка кысып, кискен адымнар ясардый бирешмик кардәшләрем ялкайлыка! Керешик эшкә, эш юлын күрсәтер ничек эшләргә, тик тәвәкәллек кенә кирәк безләргә һәм, билгеле инде, бер-береңә булышлык итү. Мин ышанам милләтем, Синдә көч барга, Аллага шөкер көчтә, акыл да синдә җитәрлек әлегә, тик бераз артык оялчанлык кына комачаулый үзеңә ахры.

М. Миначев Мәскәү-Ульян шәһәре 31-01.06.2010 ел.







Yorumlar









Aktif Ziyaretçi 34
Dün Tekil 1388
Bugün Tekil 1454
Toplam Tekil 4062845
IP 3.129.45.92






TURAN-SAM PRINTED ISSN: 1308-8041
TURAN-SAM ONLINE ISSN: 1309-4033
Journal is indexed by:





























7 Sevval 1445
Nisan 2024
P
S
P
C
Ct
P
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30


K rler ar s nda ayna satma, sa rlar ar s nda gazel atma.
(MEVLANA)


Ekle kar









Anasayfa - Amaç - Hedefimiz - Mefkuremiz - Faaliyetler - Yönetim - Yasal Uyarı - İletişim

Her Hakkı Saklıdır © 2007 - 2023 TURAN-SAM : TURAN Stratejik Araştırmalar Merkezi
Sayfa 1.907 saniyede oluşturulmuştur.

TURAN-SAM rssTURAN-SAM rss
Google Sitemap

"Bu site en iyi mozilla firefox'ta 1280x960 çözünürlükte görüntülenir."

Turan Portal v1.3 | Tasarım TURAN-SAM , Kodlama Serkan Aygün

Turan Nedir?, Bilimsel Dergiler, En popüler Bilimsel Dergi, Endeksli Bilimsel Dergiler, Saygın Bilimsel Dergi, Türk Dünyasının en popüler ve en saygın Bilimsel Hakemli Dergisi, SSCI, SCI, citation index, Turan, Türk Devletleri, Türk Birligi, Türk Dünyası, Türk Cumhuriyetleri, Türki Cumhuriyetler, Özerk Türkler, Öztürkler, Milliyetçi, Türkçü, Turancı, Turan Askerleri, ALLAH'ın askerleri, Turan Birliği, Panturan, Pantürk, Panturkist, Türk, Dünyası, Stratejik, CSR, SAM, Center for Strategical Researches, Araştırma, Merkezi, Türkiye, Ankara, İstanbul, Azer, Azeri, Azerbaycan, Bakü, Kazakistan, Alma-Ata, Astana, Kırgız, Bişkek, Kırgızistan, Özbekistan, Özbek, Taşkent, Türkmen, Türkmenistan, Turkmenistan, Aşxabad, Aşkabat, Ozbekistan, Kazakhstan, Uzbekistan, North, Cyprus, Kıbrıs, MHP, AKP, CHP, TURKEY, Turancılık, KKTC, Vatan, Ülke, Millet, Bayrak, Milliyet, Cumhuriyet, Respublika, Alparslan Türkeş, Atatürk, Elçibey, Bahçeli, Aytmatov, Bahtiyar Vahabzade, Yusuf Akçura, Zeki Velidi Togan, İsmail Gaspıralı, Gaspırinski, Nihal Atsız, Alptekin, Kürşad, Tarih, Kardeş, Xalq, Halk, Milletçi, Milliyetçi, Yürek, Ürek, Türklük, Beynelxalq, Arbitrli, Elmi, Jurnal, Nüfuzlu